Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Баш авыртуын нәрсә бетерә ?

Баш авыртуына түзә алмый башлагач, дару төймәсе эчеп кую аңардан котылуның иң гади юлы. Шулай да, әлеге проблема белән нәтиҗәле көрәшүче түбәндәге продуктларны да кулланып карагыз әле.

АНАНАС. Аны респираторлы инфекцияләрне дәвалаганда, ашкайнатуны яхшырту һәм баш өянәгеннән (мигрень) котылу өчен кулланалар. Ананастагы витаминнар, минераллар, ялкынсыну һәм авыртуны баса торган фермент – бромелайн организмга шулай уңай тәэсир итә.

КАРБЫЗ. Күпчелек очракта баш авыртуның сәбәбе булып, организм­ның сусавы тора. Карбыз суга гына түгел, калий белән магнийга да бай.

КЫЯР. Карбыз кебек үк, кыяр да нигездә судан тора. әлеге яшелчәне капкалап куйсагыз, баш авыртуыгыз басылыр.

БАНАН. Бу җимеш калий һәм магнийга бик бай. Магний – авыртуның билгеләрен баса һәм баш өянәге белән нәтиҗәле көрәшә.

 

Фото:

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X