14 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Танылган тел галиме матбугат телендәге классик хаталарны атады
Филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов сүзләренчә, иң таралган хата – сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану.
-
Төз утыр, матур утыр!
Статистика күрсәтүенчә, балаларның 50 проценты мәктәпкә 1нче сыйныфка гәүдә төзелешендә кимчелекләр белән килә. Шуңа да укучыга мәктәптә генә түгел, өйдә дә дәрес әзерләү өчен өстәлне һәм утыргычны дөрес сайларга кирәк.
-
"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды
Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган.
-
Бүген һава торышының үзгәрүе көтелә
Республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми
-
Дин әһелләре Новосибирск каласына халыкара конференциягә җыела
Конференциядә якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар көтелә.
-
Дәүләт Думасы балаларга баллы ризыкларны сатуны тыярга тели
Дәүләт Думасы хөкүмәткә үсеп килүче буынның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итүче карар тәкъдим иткән. Түрәләре балалар өчен татлы ризыклар сату турындагы тәкъдимне карарга ниятли.
-
Кызыл миләш
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар.