Әлмәт таңнары

Бүген һава торышының үзгәрүе көтелә

Республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми

Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Татарстан буенча һава температурасы +18-23 градус булачак, Казанда – +19-21 градус.

15 сентябрь, шимбә көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем күзәтелми. Салмак, үзгәрүчән җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез – +17-22 градус. 

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: