Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Дин әһелләре Новосибирск каласына халыкара конференциягә җыела

Конференциядә якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар көтелә.

21-22 сентябрь көннәрендә Новосибирскида "Интеллектуаль ислам- Россиянең рухи куркынычсызлыгын һәм этноконфессиональ диалогны булдыруда традицион диннәрнең рухи кыйммәтләре роле" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Новосибирск каласының Җәмигъ мәчете матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конференциядә Россия төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар көтелә. 

Аерым алганда, чарага Ислам фәннәре Халыкара университеты профессоры шейх Абдурраззак Абдуррахман Ас'ад Асса'ди (Иордания, Амман), Дагыстан Республикасы һәм Тау-территориаль округы мөфтиенең вәкаләтле вәкиле Махди Хаджи Абидов, Дагыстанның Чарадин районы имамы Әхмәд Габдрәшитов чакырулы. 

Конференциянең пленар утырышы Новосибирскның  мэриясе бинасында узачак. Утырыштан соң дин әһелләрен халык белән очрашу көтә. 

22 сентябрьдә исә конференция үткәрү ниятләнелә. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса