14 апрель 2018 яңалыклары
-
Айрат Сибагатуллин Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан китте
Айрат Сибагатуллин Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан китте. Бу хактагы фәрманны 14 апрельдә президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
-
«ӘТ»ның тугры дусты
Газета-журналларга иң актив язылучылар арасында «Татмедиа» АҖ уздырган «Подписка өчен телевизор» акциясе нәтиҗәләре буенча бу юлы да Әлмәттән Резеда Мөхәммәтдинова бүләккә ия булды. Ул безнең төбәктә иң зур суммада газета-журналларга язылучы булып санала.
-
Әлмәт мөхтәсибәте Тукай шигырьләре бәйгесе оештыра
Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.
-
Әлмәт кызы «Мисс Сәләт» булып танылды [+ФОТОЛАР]
Әлмәт кызлары әледән-әле үзләренең кыю, матур, сәләтле булуларын дәлилләү җаен табып торалар. Аида Абдуллина шундыйларның берсе. Татар гимназиясен тәмамлап, КФУга укырга кергән кыз быел уку йортында ел да уздырылып килүче «КФУ гүзәле» матурлык бәйгесендә катнашып, 123 студент арасыннан ТОП-9 га эләкте.
-
Дәүләттән – яңа төр ярдәм
Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән бушлай хезмәтләр исемлегенә документлар әзерләү, табут бирү, мәетне моргтан зиратка кадәр озату өчен транспорт белән тәэмин итү, кабер казу һәм күмү эшләре керә.