11 февраль 2020 яңалыклары
-
ИРТӘГӘГӘ ҺАВА ТОРЫШЫ
Иртәгә, ягъни 12 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы булачак.
-
Әлмәтлеләр архив белешмәләрен күпфункцияле үзәк аша алачак
17 февральдән күпфункцияле үзәк аша архив белешмәсен (өземтә, күчермәләр) алуга документларны махсус кабул итү башлана. Адресы: Герцен ур., 86.
-
«Татнефть» компаниясе «Союзмультфильм» белән берлектә Әлмәттә анимация мәктәбе ача
Укучылар танылган мультфильмнар студиясе программасы буенча заманча җиһазларда өйрәнәчәк.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала.
-
Рөстәм Нәбиевтан шәп яңалык
Хәзерге вакытта паралимпияче Рөстәм АКШка виза алу өчен Варшавага киткән.
-
Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә
Быел Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 шәр һәм 50 шәр мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
-
Татарстанда Бөек Ватан сугышы катнашучыларына 100 әр мең сум биреләчәк
Татарстанда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышы катнашучылары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан федераль һәм төбәк түләүләрне исәпкә алып бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акча алачак.
-
Временное отключение светофора в Альметьевске
Госавтоинспекция просит водителей принять информацию к сведению и соблюдать требования дорожных знаков, а пешеходов быть предельно внимательными при переходе проезжей части на указанном участке дороги.
-
Әлмәттә җәмәгать үзәге барлыкка киләчәк
Аның эчендә заманча мультимедия технологияле, Әлмәтнең тарихы һәм мәдәнияте темасына багышланган классик музей экспонатларыннан торган мәгълүмати-күргәзмә киңлеге оештырылачак.
-
Фирдүс Тямаев кунакка чакыра
Төшке ашларыгызны ашаганнан соң Фирдүс Тямаев сезне тәмләп чәй эчәргә чакыра.
-
Әлмәттә белем бирү мәсьәләләре буенча җәмәгать советы уза
Аның барышында уку йортлары җитәкчеләре, педагоглар, журналистлар һәм блогерлар мәгариф системасын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итә.
-
Әлмәт укучылары "Юл серпантины"нда катнашты
«Родничок» яшүсмерләр клубында узган «Юл серпантины» спорт уеннары программасында Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары көч сынашты.
-
Февраль аенда әлмәтлеләр 3 көн рәттән ял итәчәк!
Февраль аенда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Россия халкын өч көн ял көтә.
-
Әлмәт укучылары фәнгә беренче адымнарын ясый
Әлеге минутларда ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Маганов Әлмәтнең 2 нче лицеенда кунакта.
-
Бу ялларда Әлмәттә нинди артистлар чыгыш ясаячак?
"Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары һәрдаим танылган артист һәм җырчыларның концертларында кунак була.