10 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Дәүләт Думасында халык өчен ирекле Яңа ел каникуллары кертергә тәкъдим иттеләр
Мондый үзгәрешләр бәйрәмнәрдән соң эш графигына җиңелрәк җайлашырга ярдәм итәчәк, дип белдергән инициатива авторы Борис Чернышов.
-
Әлмәт полиция бүлеге бушлай юридик ярдәм күрсәтә
Әлмәт полиция бүлегендә айның һәр икенче сишәмбесендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
-
Яңа ел каникуллары вакытында Әлмәттә 53 юл һәлакәте була
2018 елның 29 декабреннән алып 2019 елның 8 гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында шәһәр һәм район территориясендә 53 юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.
-
Алла Пугачева кыю образ белән җанатарларын шаккаттырган
69 яшьлек Алла Пугачева тамашачыларны янә мини-шортылар белән гаҗәпләндерде. Әлеге образда ул Раштуа бәйрәмен дуслары янәшәсендә бәйрәм итте.
-
Җырчы Иркә: "Дуслыкның булуы мөмкин түгел!"
Бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар буа буарлык.
-
Камал театрына 45 мең сумлык билетлар алып, "Ай тамашачысы" бәйгесендә җиңүче билгеле
Театр сайты аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була.
-
“Нефтяник” “Дизель” командасы белән уйнады
9 гыйнвар көнне “Нефтяник” Пенза шәһәренең “Дизель” командасында кунак булды.
-
Әлмәткә концерт белән Хибла ГЕРЗМАВА килә
19 декабрь көнне Әлмәткә танылган опера җырчысы, К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театры солисткасы Хибла ГЕРЗМАВА һәм джаз дөньясында дан казанган Яков Окуньнең джаз квартеты килә.
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә Әлмәт урамнарыннан 30 мең кубометр чүп чыгарылды
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәт коммуналь хезмәтләре йорт яны территорияләреннән 10 000 һәм бункер мәйданчыкларыннан 5 мең кубометр көнкүреш калдыгы чыгарган.