Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камал театрына 45 мең сумлык билетлар алып, "Ай тамашачысы" бәйгесендә җиңүче билгеле

Театр сайты аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була.

Камал театрында "Ай тамашачысы" бәйгесендә узган елның декабрь аенда җиңгән Миләүшә Котбиева исемле тамашачы 45 мең сумга билетлар сатып алган. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган декабрь тамашачысы - Миләүшә Котбиева. Ул барысы 45 000 сумга билетлар алган. Чын күңелдән котлыйбыз", диелгән театр хәбәрендә.

  • "Ай тамашачысы" конкурсы 2018 елның 1 сентябреннән башланды. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итә. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса