Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” “Дизель” командасы белән уйнады

9 гыйнвар көнне “Нефтяник” Пенза шәһәренең “Дизель” командасында кунак булды.

Хуҗалар очрашу шулай башланыр дип көтмәгән иде. Уенның бишенче минутында өстенлекне алып, Пенза уенчылары әлмәтлеләрнең контратакасын сизми кала.

Всеволод Ястребков исәпне ачучы пасны Даниэль Насыйбуллинга бирә. Уенның экваторында хуҗалар исәпне тигезләүгә иреште. Ә унбишенче минутта исә Ярослав Альшевский үзенең элеккеге командасына сәлам “юллады”.

Уен тәмамланырга берничә мизгел калганда хуҗалар капкачыны алыштырырга булды. Финал сиренасына сигез секунд калганда Ленар Мансуров уеннан чыгарылды. Ләкин “Нефтяник”ның дүрт уенчысы алты пензалыга бирешергә уйламый һәм үз копилкасына тагын ике очко өсти.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса