1 март 2019 яңалыклары
-
Әлмәт сөт комбинатында реконструкцияләү эшләре тәмамланып килә
1 мартка май һәм эремчек ясау цехларының әзерлеге 100 процентны, ә сыр ясау цехларының әзерлеге 80-90 процентны тәшкил итә.
-
Баланы җенси мөнәсәбәткә мәҗбүр итүчеләр арасында әтисе дә булуы мөмкин
Педофилларга карата берсеннән-берсе җитди чаралар кабул итүгә карамастан, моның ише ямьсез күренешләр яман шеш авыруы шикелле тамыр җәя бара.
-
Татарстанда төшерелгән ике фильм Азия халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителә
Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә үткәрелүче Азия халыкара кинофестивалендә жюрида "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да була.
-
Әлмәт каратистлары җиңүче!
23 февраль көнне Зәй шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Чемпионатта бөтен Татарстаннан 300 гә якын спортчы катнашты.
-
Дума депутаты гаиләгә парковка урыны алу өчен акча бүлеп бирергә тәкъдим итте
Депутат Василий Власов, ташламалы автокредит бирү программалары популяр булганлыктан, яңа дәүләт программасы кирәклеге хакында искәрткән.
-
Рамзан Кадыйров: Рөстәм Миңнеханов кебек җитәкчесе булганда Татарстан чәчәк атачак
Чечня башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлаган.
-
Булат Бәйрәмов: «Гомер үткәч мужикларның рәте бетә...»
Булат Бәйрәмов тормыш иптәше һәм сәхнәдәше Ләйсән Гыймаева белән «Хатын+Ир» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итәләр. Шушы концертларның берсендә Булат барлык хатын-кызларга да кызыклы, шул ук вакытта файдалы да киңәш бирә. Казандагы чыгышы вакытында Булат Фирдүс Тямаевның «Гомер үтә» җырына үзенчәлекле пародия ясый.
-
Быел гыйнвар аенда Россия халкының хезмәт хакы үсеше акрынайган
Хезмәт хакы үсеше динамикасы 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр төшкән.
-
Теш щеткасын ташламагыз!
* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.
-
Әлмәтлеләр XIX Ачык республика фестиваленең зона этабы җиңүче булдылар
27 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XIX Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.
-
Авария булу сәбәпле Әлмәтнең кайбер йортлары сусыз калачак
“Әлмәт-Водоканал" АҖ вакытлыча салкын су бирүнең тукталып торачагы турында кисәтә.
-
36 гаилә – янгын корбаны
«Бурдан кала, уттан калмый», дигән мәкаль бар. Чынлап та, янгын аяусыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, йорт-җирсез калуың бик тиз. Вакытсыз өзелгән гомерләр белән тәмамланганнары да күп. Мисал эзләп, әллә кая мөрәҗәгать итәсе юк, үзебезнең райондагы янгын очракларына гына күз салсак та, чәчләр үрә торырлык. Бу мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде.
-
"Нефтяник" сезонны җиңүдән башлады
Сезонның төп трофее булган Петров Кубогы өчен сәфәрне «Нефтяник» җиңүдән башлады.
-
Иң матуры булам, дисәң...
Бизәнер алдыннан бит тиресен юешләтеп алыгыз һәм күз кабакларына бераз пудра сөртегез. Шулай иткәндә, тире косметиканы үзенә йотмас.
-
Россиядә математиканы һәм рус телен иң кирәкле дәрес дип атаганнар
Рейтинг лидерлары арасында шулай ук тарих, әдәбият һәм физика бар.