Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

36 гаилә – янгын корбаны

«Бурдан кала, уттан калмый», дигән мәкаль бар. Чынлап та, янгын аяусыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, йорт-җирсез калуың бик тиз. Вакытсыз өзелгән гомерләр белән тәмамланганнары да күп. Мисал эзләп, әллә кая мөрәҗәгать итәсе юк, үзебезнең райондагы янгын очракларына гына күз салсак та, чәчләр үрә торырлык. Бу мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде.

- Көн кадагына куелган мәсьәлә зур борчу тудыра. Быелның ике аенда гына да 36 янгын чыкты. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк. Еш кына  мунчада, газ колонкасы куелган фатирларда сөрем газы белән агуланулар турында ишетеп торабыз. Безгә бу хәлләргә анализ ясарга һәм профилактика белән бәйле сорауларны карарга кирәк, - дип утырышны ачты район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Тулы булмаган ике ай эчендә ике гомер вакытсыз өзелгән. 9 февральдә Кәләйдә 60 яшьлек ир-ат, 24 ендә Шевченко урамындагы күпфатирлы йортта 58 яшьлек хатын-кыз янгында һәлак була.

МЧС Баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Равил Хөсәенов билгеләп үткәнчә, узган ел да янгыннар саны 2017 ел белән чагыштырганда күбрәк булган – 166 янгын чыккан (2017 елда 159 очрак). Аларда 19  кеше тән җәрәхәтләре алган, 6 кеше үлгән. Ясалган анализ шәһәрдә 22 (авылда 10) фатирга, 7 йортка (14), 9 мунчага (30), 5 сарайга (16) ут кабуын күрсәткән.

Быел теркәлгән янгыннарның да 23 е шәһәрдә, 13 е районда булган. Түбән Мактамада 4, Ямаш һәм Кәләй авыл җирлегендә 3 әр, Сөләй, Миңлебай, Сиренькино, Югары Акташ, Рус Акташы, Урман Кәләендә берәр янгын чыккан.

Мондый бәхетсезлек очракларында күпчелек кешеләр үзләре гаепле. Үткән елгы барлык янгыннарның 60,36 проценты ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Икенче урында электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм кулланмау  - 59,35 %. Мич, газ плитәләренә 33,18 %, саксыз тәмәке тартуга 11,6 % туры килә.

Статистика 90 % кешенең төнлә һәм йоклаган вакытта һәлак булуын сөйли. Бәхетсезлек очракларын автоном рәвештә янгынны хәбәр итүче приборлар куеп киметергә, хәтта булдырмый калырга да була. 2017-2018 елларда республикада мондый приборлар 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерен саклап калган. Әлмәттә дә 7 августта Ленин урамындагы бер йорт фатирында ир-ат прибор тавышына уянып китә һәм балконда әйберләре яна башлаганны күрә. Янгын нык таралганчы ук сүндерелә. Соңгы 3 елда күпбалалы, имин булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәгән өлкәннәр, инвалидлар йортларына бушлай 1537 датчик куелган. Узган елның декабрендә батареялар алыштыру вакытында 45 датчикны алулары да ачыкланган. Бу кешеләр үзләренә аяк чала булып чыга түгелме соң? Гомерне саклап калучы әлеге датчикларны яңа исәпкә куелган гаиләләргә һәм 70 яшен тутырган ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә кую планлаштырыла. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, мошенниклар уяу, кайда, нәрсә икәнлеген белешеп кенә тора. Үзләрен МЧС, газ хуҗалыгы хезмәткәрләре итеп таныштырып, 250-300 сумлык приборларны бик кыйммәт бәягә сатып йөрүчеләр дә бар икән. Алдана күрмәгез!

Куркыныч тудырган һәм бурычлары зур булган йортларда газ һәм электр энергияләреннән өзү очраклары да булгалый. Андыйлар, гадәттә, үзләре ялгау ягын карый. Әлбәттә, нәтиҗәсе аяныч тәмамлана. Утырышта газ-утны кайда өзүләрен диспетчерлык службаларына көн саен хәбәр итеп бару кирәклеге дә искәртелде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Павловская да тәкъдимнәр белән чыкты. Янгын вакытында балалар еш кына карават астына һәм шкафка кача. Мондый хәлләрдә балаларны каушап калмаска өйрәтү зарур. Әгәр шушы темага багышланган фильм ясалса, яхшы булыр иде дигән теләк җиткерелде. Район башлыгы да балаларга өйдә, урамда, мәктәптә янгын очракларында үзләрен ничек тоту күнекмәләренә өйрәтү, ләкин бу эшне бердәм якын килеп башкару кирәклегенә күрсәтте.  

Киңәшмәдә сөрем газы белән агулану очраклары артуы хакында да сүз барды. Әлмәттә 24 февральдә тагын бер 17 яшьлек кыз мучада сөрем газы белән агуланды. Бу проблема да профилактика эшен көчәйтүне таләп итә.

Ирина Апачаева

Игътибар!

Газ исе килсә, 04, 104, янгын чыкса 01, 101, 112 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

 

2019 елда янгын чыгу сәбәпләре :

  • Электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу - 15 очрак.
  • Ут белән саксыз эш итү - 11 очрак.
  • Мичнең артык кызуы һәм аларны урнаштыру, файдалану кагыйдәләрен бозу - 7 очрак.
  • Тәмәке тартканда саксыз эш итү - 1 очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса