Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" сезонны җиңүдән башлады

Сезонның төп трофее булган Петров Кубогы өчен сәфәрне «Нефтяник» җиңүдән башлады.

Әлмәтлеләр инде икенче  ел рәттән, чирек финалда географик яктан  иң ерак  булган «Ценг Тоу» (Цзилинь) командасы белән уйный.

«Нефтяник» хоккей клубында плей-офф матчлары ачылуга ныклап әзерләнделәр. Фойеда бик күп һәм «тере сыннар», өстәл футболы һәм аэрохоккей, плакатлар ясау һәм Сембер прәннекләрен бизәү кебек күңел ачу мәйданчыклары эшләде, ә тәнәфесләрдә  иң яңа төрле модельле смартфон уйнатылды. Бу көнне “Юбилейный”да аншлаг булды.

Беренче алка хуҗалар капкасына керде.   Аларга җавап итеп Виталий Каменевтан пас алып, Станислав Альшевский  гол кертә Ике минут та узмый “Нефтяник” өстенлеккә чыга"Нефтяник» кебек ике минут та узмады. Көндәшнең капкасы янында  иң җитезе Всеволод Ястребков була.

Ахырдан хуҗалар командасының бер уенчысы чыгарыла. Алтыга дүрт уйнап  Кытай командасы үзе үк кагыйдәләрне боза.  Исәп финал синренасына кадәр үзгәрешсез 2:1 калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса