Һәрвакыт истә...
Мин сугыш еллары баласы түгел Унтугыз яшендә армия сафларына китеп, Бөек Ватан сугышы башлангач, янган авыллар, җимерек шәһәрләр аркылы узып, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм 1946 елда исән-имин туган якларга әйләнеп кайтып тормыш корган әтиемнең 1958 елда дөньяга килгән, яраткан төпчек кызы мин.
Сугыш ул минем өчен иң беренче чиратта әтиемнең сөйләгәннәре, аның сугыш яраларыннан төннәр буе саташып, сызланып чыгулары. Тарихка кереп калган Керчь, Севастополь шәһәрләреннән минометчы булып (393 нче отделение, диңгез пехотасы) башлап (210 нчы отделение, укчылар батальоны) отделение командиры булып җиңүне каршылаган әтиемнең сөйләр сүзләре күп иде.
Минем туган көнем - 9 Май
Ул Кара диңгез флоты Новороссийск хәрби-диңгез базасының 3 нче сугышчан участогы командиры, Советлар Союзы Герое Ц.Л. Куниковның аерым ярдәмче десант отрядына языла. Аларның политотдел начальнигы бик энергияле, кешелекле Л.И. Брежнев була. Плацдармда (соңыннан «Малая земля» дип атала) 7 ай көрәшәләр һәм Новороссийскины азат итүгә ирешәләр. Әтинең кул астында 27 кеше була. Ул шунда задание үтәгән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (№300 4\12).
Икенче юлы Украина сугышларында тел алырга баргач II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (№59382).
- Ул бит сугыш сезгә сөйләгәндә генә кызык кебек. Солдат тормышы ниләр генә күрмәде инде. Без фашист илбасарларыннан илебезне азат итү өчен һәр өй, һәр этаж, һәр тау өчен көрәштек, дия иде.
Сугыш турындагы киноларны карарга яратмый, сугыш яңадан кабатланмасын, ә үзенең туган көнен 9 Май дип әйтергә ярата иде. Сугыштан соң 1945 елның 28 декабрендә генә авылга кайта. Аларны Ерак Көнчыгышка япон сугышына алып киткәннәр. Япон сугышы беткәч әсирләрне озатып, госпитальләрдән яралыларны күчереп йөрткәннәр.
Сугыш ул минем өчен түр яктагы шкаф тартмасында 80 ел саклана торган, сары алтын кебек ялтырап яткан 3 орден һәм 12 медаль. Аларның да кешеләрнеке кебек үз тарихлары, үз язмышлары. Орден кешенең бер зур батырлыгы өчен бирелә, ә медаль алу өчен бөтен Европаны үтәргә тиеш, дия иде әти.
Ул орден, медальләрдән сагыш, күз яшьләре саркый кебек миңа. Кемнәрдер бу бүләкләрне кулларына да алмыйча яу кырында ятып калганнар. Сугыш шаһиты буларак, тәнендәге ядрә кыйпылчыгын 43 ел йөртте, 43 ел җәфаланды, ул 43 ел телгәләде аның җанын. Госпитальдәге табиблар: «Бу егет яшь, әле яшәр, йөрәк янына ук кереп урнашканга кагылмаганнар», - дигәннәр. Табибларның юраганы юш килде, яшәде әтием. Чәчәк кебек яшьлеген, матур хыялларын җимергән дошманга үч итеп яшәде ул. Сугышта алган яралар әледән-әле сиздереп торсалар да, ул безнең арада булды. Тыл хезмәтчәне булган әниебез белән, балаларының, оныкларының кайгы-шатлыкларына күмелеп, 43 ел гомер кичерделәр. Тик Җиңүнең бик күп язларын күрә алмады, 37 ел элек тыныч кына арабыздан китеп барды.
Яшьлекләрен сугыш урлаган кызлар
Сугыш ул минем өчен авылдашларым - Хәдичә, Фәүзия, Разыя, Нәгыймә, Катифә, Зөһрә, Рабига апаларның язмышы да. Әнә шул 18-19 яшьлек кызларның өлешенә дә тиде шул каһәр суккан сугыш. Я, әйтегез, аларның үз тиңнәрен табып, кияүгә чыгып, үз оясын корып балалар үстерәсе килмәгәнме? Аулак өйләрдә төннәр буе чыра яндырып чигү чиккәндә хыял канатлары булмаганмы? Аннан соң да әле ак күлмәкле кызларга, ак биләүдә ятучы сабыйларга бер генә тапкыр кызыгып карамаганнардырмы? Аларның да бит тупылдатып бала сөяргә, сөелергә хаклары бар иде. Әйе, әйе, шул сугыш өзде бер дигән алма кебек бу кызларның бәхетләрен, хыялларын җимерде. Авыр эш, кайгы, күз яшьләре тиз картайтты шул аларны. Үтә сабыр, тыйнак, кече күңелле булып калдылар алар. Ә инде үзләре турында онытып, бары тик фронт өчен эшләгән беренче тракторчы кыз - бәләкәй генә Зәйтүнә апа, Саимә апа, Нәгыймә апа, комбайнчы Хәдичә апа, Раухия апалар кебекләр аз булдымы? Алар ирләр дә башкара алмаган хезмәтне башкардылар, эш өстенә ятим калган эне-сеңелләренә терәк булдылар.
Ачыдыр күз яше
Сугыш ул минем өчен өч бөркетен һәм ирен сугыш кырына озаткан Кәримә әби Гыйниятуллина. Соңгы сулышына кадәр аларны көтте ул. Сугыш ул минем өчен ирләре белән 4-5 ел яшәргә дә өлгерми калган Минҗинан, Зәкия, Хөршидә, Саимә, Рабига, Хәдирә түтиләр булды. Алар гомерләре буена сугышта ятып калган ирләрен көтеп яшәделәр.
41 нче ел балалары да шактый авылыбызда. Аларның күбесе әтиләре сугышка киткәч дөньяга килгән балалар. Әнә шулай әтиләрен күрмичә, гомер буе әтиле балаларга кызыгып яшәделәр. Аларның да «әти» дип кычкырып әйтәсе килгән чаклары күп булгандыр, мөгаен. Шөкер, әниләре аларны ким-хур итмәгән, үскәннәр, кеше булганнар.
Сугыш ул минем өчен яраланып әсирлеккә эләккән, мең газаплар кичереп тә туган авылына кайта алмаган Канәфия абый, Мәхмүт абый, Каблиәхмәт абыйлар. Элегрәк әсирлектә булганнарга караш та башкачарак иде бит. Әйтерсең, алар бу язмышны үзләре теләп алганнар. Оныткан чакларында исләренә төшереп тордылар. Алар гомер буе куркып, сагаеп яшәргә мәҗбүр булдылар.
Күршебез Фахрулла абый Рафигуллин да сәламәтлеген югалтып, сугыш җәрәхәтләренә түзә алмыйча дөньядан бик иртә китте.
Сугыш ветераннарыбыз сафы елдан ел-сирәгәя бара. Хәзер инде бер җылы сүз әйтердәй, җылы караш бирердәй сугыш ветераннарыбыз юк. Әле шундый язмаларны төзәтергә, укырга тыл ветераннарыбыз Алсу Надырова, Дәрига Якуповалар бар.
Ел саен яз җитүгә Җиңү бәйрәме килә. Ел саен кемнәрдер булмый. Ә тормыш дәвам итә. Инде әтиләребезнең, әниләребезнең оныклары ир уртасы булып җиттеләр. Ләкин алар да кулларына корал алырга, ут эченә керергә мәҗбүрләр. Әле монда, әле тегендә сугыш чыгып тора. Кайнар нокталар, хәрби операция дип исемнәрен үзгәртсәк тә - шул ук сугыш, шул ук үлем, аналарның мәңге кипмәс күз яшьләре. Сугышлар бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да булмасын иде. Өйләрдә кызыл туйлар узсын, дөньяга сабыйлар туып торсын. Һәр бала әтиле, әниле булсын! Җирдә матурлык, мәхәббәт яшәсен! Бары матурлык, татулык кына дөньяны афәттән саклар.
Гөлүсә Вафина
Яңа Нәдер авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа