Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт урып-җыю темплары буенча лидерлар санына кергән

Татарстан аграрийлары яңа уңышның өченче миллион тонна ашлыгын җыеп алганнар.

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада 3 млн. 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 38,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара-139,3 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы-137,3 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы-130,1 мең тонна.

Урып-җыю темплары буенча лидерлар - 14 район. Алар арасында: Буа (56,8 мең га), Арча (56,4 мең га), Алексеевск (52,5 мең га), Чистай (51,7 мең га), Балык Бистәсе (48,2 мең га), Минзәлә (47,9 мең га), Азнакай (46,7 мең га), Актаныш (45,9 мең га), Мөслим (47,7 мең га), Тәтеш (44,1 мең га), Тукай (43,8 мең га), Спас (43,3 мең га), Чирмешән (41,9 мең га) һәм Әлмәт (40,8 мең га),

31 район экваторны узып китте. Азнакай районында бөртекле культуралар - 60%, Буа районында - 59%, Тәтеш районында - 57%, Спас районында - 56%,Чистай районында - 55%, Чирмешән районында - 54%, Минзәлә һәм Мөслим районында - 53%, Арча районында - 51%, Тукай районында-50% суктырылган. Шулай ук Сарман һәм Яңа Чишмә (53%), Аксубай (54%), Чүпрәле (52%), Нурлат (62%), Зәй (58%), Лениногорск (55%), Әлки (65%), Кукмара (54%), Бөгелмә (56%), Апас (61%), Питрәч (54%),Балтач (55%), Баулы (59%), Кайбыч (53%), Лаеш (53%), Саба (61%), Түбән Кама һәм Кама Тамагы (55%), Ютазы (65%), Әтнә (55%) һәм Яшел Үзән (66%)%).

Иң югары уңыш Зәй районында-бүгенге көндә ул 59,9 ц/га тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча Тәтеш, Сарман һәм Актаныш районнары лидерлар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,7 мең га мәйданнан җыелган, 1806,5 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык-31,2 ц/га булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса