Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге ярминкәләр гөрли башлады

Әлмәттә 1 октябрьдән көзге ярминкәләр башланып китте.

Сәүдә атнаның һәр шимбәсендә Әминов урамы ягындагы базарда гөрләп бара.

Биредә үзебезнең Әлмәт җирлегендә җитеш-терелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин. Сарман, Мөслим, Чирмешән, Түбән Кама, Мамадыш якларыннан да бик күп төрле азык-төлек алып киләләр. Әлмәтлеләр Мамадыш һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ җитештергән ит һәм казылыкларны, төрле деликатесларны, Әлмәт сөт комбинаты җитештергән сөт про-дукциясен, Мөслим якларыннан алып килгән кош-корт түшкәләрен аеруча яратып алалар. Хәзер кала халкы бәрәңге, яшелчәне дә кышкылыкка күпләп алып калырга тырыша. Бу төр продукциягә сорау зур. Он, ярмалар, бодай, комбиазык, төрле кайнатмалар, тозлы гөмбә, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре дә яхшы үтә. Шәхси хуҗалыклардан бал һәм хәтта урман чикләвеге дә алып киләләр.

Үз йорты, дачасы бул-ганнар көзге ярмин-кәләрне аеруча көтеп ала. Алар җимеш агачлары, куак үсентеләре, орлык сатып алалар. Иң мөһиме - барысы да безнең шартларда үсә һәм мул уңыш бирә. «Безнең шартларда үсә алмый торган үсентеләрне алып килмибез», - ди «Интех-Лес» питомнигы хезмәткәрләре.

 

Түбән Камадан бик күп үсентеләр алып киләләр. Мәтрүшкә, бөтнек, каен, имән себеркеләре - җаның ни тели шул бар. Шул рәвешле көзге ярминкәләр шәһәр халкы өчен көтеп алынган зур бәйрәмгә әверелә. Бәяләр кибетнекенә караганда түбән, ә товары сыйфатлы. Икенче яктан авыл халкы нәрсәдер сатып акча эшли алуына бик сөенә.
Сатып алучысы гына булсын!

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса