Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә үзенчәлекле күргәзмә уза

Әлмәт картиналар галереясында “Ульгер” дип исемләнгән күргәзмә узачак.

Күргәзмәдә Даши Намдаковның гаиләсе тарафыннан ясалган курчаклар тәкъдим ителәчәк. Курчакларның рәсемнәре дөньякүләм танылган сынчы Даши Намдаков тарафыннан ясалган. Гаилә әгъзалары исә курчакның каркасын ясый һәм персонажга форма бирә.

Барлык курчакларда да декоратив стильләштерү этнографик хаклык белән үрелеп баруы күзәтергә була.Милли үзенчәлекләр күп кенә этнографик яктан төгәл булган детальләрдә чагылыш таба. Шулардан мисал итеп чәч рәвешен, төсләр гаммасын, орнамент  һәм символиканы атарга була.

Күргәзмә 13 февральдән алып 31 мартка кадәр Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сарае бинасында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса