Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне "Рус классикасы"на чакыралар

28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” узачак.

“Рус классикасы” - Югары хоккей лигасы даими чемпионатының  ачык һавада уздырылучы матчы.

29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Безне барыбызны да грандиоз  тантаналы ачылыш көтә. Ул шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булачак. Моннан тыш, Әлмәт  муниципаль районы,  ЮХЛ  һәм “Татнефть” компаниясенең җыелма командалары катнашындагы уен булачак.

Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштырачаклар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.

Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчыларның килүе көтелә.

28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары”- Әлмәт хоккее ветераннары  матчы узачак.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X