Әлмәтлеләр Зәкия Туешеваны искә алачак
АФИША

Әлмәтлеләр Зәкия Туешеваны искә алачак

Әлмәттә танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Туешеваны искә алу кичәсе узачак.

  •  Зәкия Туешева 2018 елның декабрендә 98 яшендә вафат булды. Ул 1951 елдан – Әлмәт театрында актриса, 1966 елдан лаеклы ялга киткәнче куючы режиссер булып эшләгән. Туксанынчы елларда коллектив соравы буенча театрга баш режиссер булып кайта.