Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Ике тәгәрмәчле экскурсиягә син дә кушыл!

«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы велоэкскурсиягә дәшә. Катнашу һәм велосипед – бушлай!

Экскурсияләр бары 22 сентябрьгә кадәр оештырылачак.

Экскурсия барышында сезне түбәндәгеләр көтә: 

  • «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы кысаларында ясалган БАРЛЫК мураллар буенча сәяхәт кылу мөмкинлеге. 
  •  “Аны кем ясаган?” һәм “Аңа нинди мәгънә салынган?” дигән сорауларга җавап табу. 
  •  Күңел күтәренкелеге, позитив рух һәм актив ял көннәре.

Кирәк булган очракта “Gоbike”велосипедлары бушлай бирелә.

Очрашу урыны - яшьләр үзәгенең ишегалды. 

24 август көнне гид Дина  Нургалиева @detalidi җитәкчелегендә «Шәһәр белән әңгәмә» паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия.

25 август көнне гид Лилия Симонова җитәкчелегендә «Мәдәни код» паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X