Чара «Каракүз» фестивале кысаларында уздырыла.
Әлмәтлеләрне татарча КВНга чакыралар
Чара "Каракүз" фестивале кысаларында уздырыла.
Бу җомга көнне,24 июльдә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Каракүз» этномодерн-фестивале кысаларында безне татар телендә зур юмор фестивале көтә!
Сәхнәгә төрле шәһәрләрдән татар лигасының топ командалары чыгачак. Чара 18:30 - 21:00 сәгатьтә шәһәр паркының төп сәхнәсендә узачак. Керү ирекле.
КВН соң "Айфара" төркеменең чыгышы көтелә. Ул 20:30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.