Чара шәһәр паркында узачак.
Әлмәт халкын һәм кунакларын Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркына чакыралар.
8, 9, 11 мартта шәһәр паркында узачак чаралар афишасы билгеле булды.
9 мартта 14.30 сәгатьтә спорт ярышы узачак. Аларда 8 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр катнаша алачак.
8 мартта 12.00 сәгатьтә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язгы концерт» узачак.
11 мартта 14.00 сәгатьтә мәктәп укучылары арасында иң яхшы сыерчык оясы конкурсы узачак.
0+