Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда аяк киеме төзәтүче ир-ат балигъ булмаган кызларны көчләгән

Чаллыда балигъ булмаган кызларны көчләгән 48 яшьлек ир-ат, шәһәрдә аяк киеме төзәтүче оста буларак таныш Эдуард Сагиян хөкем каршына басачак.

Шәһәр прокуратурасы аңа карата гаепләү белдергән инде. Ул РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2008 елның июненнән 2015 елның гыйнварына кадәр Сагиян берничә тапкыр алты кызны көчләгән. Шуларның бишесе әле балигълык яшенә дә җитмәгән. Моннан тыш кызларның берсе җенси характердагы көчләү гамәлләренә дә дучар ителгән. Әлеге җинаятьләрне ул Чаллыда арендага алынган фатирларда, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан остаханәсендә кылган.


Ир-атның азгын гамәлләре турында полиция хезмәткәрләренә аның белән берникадәр вакыт бергә яшәгән кызларның берсе хәбәр иткән.

Гомумән алганда, тикшерү органнары тарафыннан әлеге ир-ат карата 162 вакыйга буенча җинаятьтә гаепләнелә.

Тикшерү барышында Сагиян суд тарафыннан сак астына алынган. Эш тиздән судка тапшырыла.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса