Номер кала, роуминг бетә
Россия Элемтә министрлыгы ил эчендәге роумингны бетерергә ниятли.
"Россия буенча хәрәкәт иткәндә, кәрәзле челтәрдән кулланучылар өчен әлеге "салым"ны бетерергә кирәк", - дигән бу хакта ведомство җитәкчесе Николай Никифоров. Министрлыкның законга кертәчәк төзәтмәләре абонентларга реклама характерындагы хәбәрләр җибәрүне дә тыячак. Инде хәбәр иткәнебезчә, быел "кәрәзле коллык" хакындагы закон да гамәлгә керәчәк - операторны алмаштырганда, абонент иске номерын калдыра алачак.
"Ватаным Татарстан"
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа