Николай Валуев балаларны йоклата
Дәүләт Думасы депутаты, бокс буенча дөньяның элеккеге чемпионы Николай Валуев "Спокойной ночи, малыши!" тапшыруын алып бара башлаячак.
Бу хакта Николай Валуев инстаграм аша хәбәр итте. Ә социаль челтәргә урнаштырылган фото астына: "Разве мог я в детстве мечтать, что стану ведущим своей любимой передачи? Так что спокойной ночи, малыши", - дип язып куйган.
"Спокойной ночи, малыши!" тапшыруы федераль телевиденидә 1964 елдан бирле эфирга чыга. Аны үз вакытында танылган шәхесләр - Валентина Леонтьева, Татьяна Веденеева, Ангелина Вовк, Григорий Гладков алып барды.
Сүз уңаеннан: Николай Валуев үз карьерасында 34 боксчыны "йоклатканы" - нокаутка җибәргәне бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа