Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең күршеләрендә ике кеше агач кискәндә тотылган

Актүбә бистәсе полициясе һәм урманчылары оператив профилактика чарасы барышында бистәдә яшәүче 2 кешене агач кискәндә тоткарлаган.

Алар 16 каенны кисеп, 59 мең сум күләмендә зыян салган. Аларга карата җинаять эшен кузгату турындагы мәсьәлә карала.