Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында тәҗрибәле йорт басучылар тоткарланган

Әлмәт районында шактый тәҗрибәле йорт басучы -рецидивистлар тоткарланган.

Яман ният белән йөрүчеләр, хуҗаларның өйдә булмавыннан файдаланып, Түбән Мактама поселогының Совет урамында урнашкан шәхси йортларның берсенә үтеп керәләр. Көтелмәгәндә кайтып кергән хуҗалар гына планнарын чәлпәрәмә китерә аларның. Качкан вакытта караклар үзләре белән 4 мең сум акча да эләктерергә өлгерәләр.

Өеннән чакырылмаган кунаклар чыгып баруын күргән йорт хуҗасы киявен ярдәмгә чакырырга ашыга. Кияү кеше каракларның автобус тукталышына таба юл алган булуларына шикләнеп, шул якка кузгала. Төс-кыяфәтләре буенча каракларга туры килгән ир-атларның таксига утырып, Әлмәткә таба китеп баруларын күреп кала ул.

Зыян күрүче ханымның кияве такси артыннан куа чыга. Тихоновка тирәсенә җиткән караклар таксидан төшеп, торак йортларга таба чаба башлыйлар. Әлеге хәлне күзәтеп торучылар арасында полиция хезмәткәре дә була. Ул тиз арада куучыга ярдәмгә ашыга. Полиция хезмәткәре белән берлектә әлеге каракларны тоткарлауга ирешә алар. Караклар берничә тапкыр хөкем ителгән Бөгелмә кешеләре (33 һәм 40 яшьлек) булып чыга.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250