Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан биючеләре «Большие танцы» проектыннан җиңү белән кайтты

«Россия 1» каналында баручы «Большие танцы» проектында чыгыш ясаган Казан командасы финалга чыкты.

Әлеге проектта калу хокукы өчен алар Түбән Новгород һәм Мәскәү командалары белән көч сынашты.

Казанның тимер юл вокзалында команданың җанатарлары флешмоб оештырып каршы алдылар. Биюче егет һәм кызларның сүзләренә караганла, бу кадәр җылы оештырылган каршы алу алар өчен көтелмәгәнрәк булган икән.

Финал уенында исә биючеләребезгә кайсы команда (Түбән Новгород яки Мәскәү) белән көч сынашырга туры киләчәк - монысын тамашачылар хәл итәчәк.

Киләчәктә исә Казан командасын 27 апрельдә узачак финал ярышлары көтә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250