Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Интернет аша танышкан бер хатын-кыз 250 мең сум акчасыннан колак каккан

Өлкәнәеп баручы бер ханым үзен аңлый торган, яхшы гына кеше белән танышу ниятеннән социаль челтәрләрдә «казына».

Һәм көннәрдән беркөнне чит ил кешесе белән танышу бәхетенә тиенә. Алар онлайн-тәрҗемә аша инглиз телендә аралашалар. Менә шулай башланып киткән Интернет-роман Зәй шәһәре тикшерүчеләре өчен баш бәласенә әйләнә дә куя.

Ә эш болай була. Таныш булмаган әлеге адәм аралашуларына берничә көн узуга ханымга мәхәббәт аңлата, матур сүзләрен кызганмый. Аны булачак тормыш иптәше итеп күрүен, аның янына күчеп килергә җыенуын әйтә. Ул инде әйберләрен төяп озаткан, әмма Россиягә күчәр өчен аңа кайбер эшләрне башкарырга зур булмаган суммада акча кирәк икән. Ханым ике уйлап тормый, чөнки бер-берсен яраткан парлар шулай ярдәмләшергә тиеш. Ә ир үзенең акчасызлыгын вакытлыча була торган кара полоса белән аңлата, шундый хатын-кыз ярдәме белән аны җиңеп чыгачагын вәгъдә итә. Үзенең хәлле кеше булуын әйтә. Мәхәббәт шаукымыннан башын югалткан ханым баштарак зур булмаган суммаларда, аннары күбрәк тә акча күчерә, шулай итеп атна дәвамында 250 мең сум акчасыннан колак кага да куя.

Эшне сизеп алган якын туганы аны җитәкләп диярлек полиция бүлегенә алып бара һәм кырыгалдарга карата гариза язарга мәҗбүр итә. Биредә инде аның күзен ачалар, Интернет белән бәйле пычрак тарихка эләгүен аңлаталар. Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү бара.

Кырыгалдарлар бик хәйләкәр эш итә, алдауның яңадан-яңа ысулларын таба тора. Күпме генә кисәтүләргә карамастан, әле бүген дә телефон аша якыннарының бәхетсезлеккә юлыгуын хәбәр итүчеләргә акча күчерүчеләр, я булмаса Интернет аша тәкъдим ителгән арзан товарлар өчен кемнәрнеңдер счетларына акча түләүчеләр азмыни?! Уяу булыгыз, кешеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250