Реклама
Ике атна эчендә Әлмәт шәһәре һәм районында 180 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 кеше һәлак булган, 12 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Инспекторлар руль артына исерек хәлдә утырган 36 машина йөртүчене ачыклаган. 6 гыйнвар көнне Рус Акташы - Азнакай юлының 28 нче километрында Тойота Королла автомобиле Great Wall белән юлны бүлешә алмый. Тойота йөртүче юл шартларын исәпкә алмаган хәлдә тизлек режимын бозуы нәтиҗәсендә фаҗигагә сәбәпче булган дип фаразлана. Great Wall хуҗасы һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән Җәлил хастаханәсенә эләгә. Һәлакәт сәбәпчесенең фаҗига урынында ук гомере өзелә. 27 декабрьдә шул ук трассаның 34 нче километрында Мерседес-Бенс автомобиле ВАЗ 111830 белән бәрелешә. ВАЗ руле артында утыручы имгәнүләрдән фаҗига урынында вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы