Берничә метр үтүгә машинага ут капкан
Тормыш - яшәеш

Берничә метр үтүгә машинага ут капкан

«Рено Логан» автомобиле урыныннан кузгалып берничә метр үтүгә капот астыннан төтен чыга башлый.

Машинага ут каба. Шофер тиз арада салоннан чыгып утны үз көчләре белән сүндерергә маташа. Әмма булдыра алмый. Ярдәмгә килеп җиткән коткаручылар янгынны сүндерә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбен ачыклау бара. Бу хәл Казанның бер ишегалдында була.

KZNLIVE.