Көз җитү белән салым белдерүләрен таратырга тотындылар, шуны гына көткән мошенниклар халыкны алдауның төрле схемаларын куллана да башладылар.
Кырыгалдарлар «салым» чутлый башлады
Быел әлеге өлкәдә тагын бер яңалык та бар - кайбер төбәкләрдә күчемсез милекнең кадастр бәясе үзгәрде. Кырыгалдарлар шуңа да исәп тота. Алар үзләрен салым органнары хезмәткәрләре дип таныштырырга, белешмәләрне ачыклау өчен шалтыратырга һәм штрафлар белән куркытырга мөмкин.
Киң таралган схема - ялган салым белдерүләре. Аларны почта тартмасына да салалар. Өлкәнрәк яшьтәгеләр ул хатларны тикшереп тә тормыйлар, банкка барып түлиләр яки балаларына биреп түләтәләр.
Хәбәрләр телефоннарга да килә. Анда тышкы яктан Федераль салым хезмәте сайтын хәтерләткән түләү өчен махсус биткә күчәргә тәкъдим итәләр. Шул рәвешле «психология» фәнен энәсеннән җебенә кадәр үзләштергән мошенниклар кешенең чын шәхси мәгълүматларын бик оста кулланалар.
Җинаятьчеләр граж-даннарның акчаларын яки мәгълүматларын урлау өчен кешене куркытуга күчәләр. Гомумән, алдау механизмы һәрвакыт өч элементка корыла: куркыту, ашыгычлык һәм янау. Аферистлар «бәхет хатлары»н яки мессенджерларда хәбәрләр җибәрәләр.
Анда «салым ставкасы арткан», «салым дөрес исәпләнмәгән, шул рәвешле бурыч җыелган» дигән хәбәрләр юлланган була. Соңыннан «эш тиздән приставларга китәчәк» дип тә языла. Шулай итеп мошенниклар корбанга счетлары ябылганчы сылтама буенча күчәргә, банк картасы мәгълүматларын әйтеп бирергә яки акчаны куркынычсыз счетка күчерергә кушалар.

Мошенникмы, әллә юкмы?
«Куркынычсыз счет» дигән сүз ишеткәнсез икән, бу чыннан да алар - кырыгалдарлар, чөнки андый счет юк. Икенчедән, чын салым хезмәте хәбәрдән реквизитлар буенча беркайчан да акча күчерүне таләп итми һәм телефон сөйләшүе барышында янамый.
Мәгълүматларны сорау да шик уятырга тиеш. Федераль салым хезмәте телефоннан яки мессенджерларда карта номерын, CVC-кодны яки парольләрне сорамый. Сак һәм уяу булыгыз - мошенниклар рәсми сайтларга охшатып ясалган фишинг сылтамалар да җибәрә.
Мең кат үлчә, бер кат кис
Акчаны югалтмас өчен аек акыл белән, паникасыз эш итәргә кирәк, дип искәртә белгечләр. Иң мөһиме - хаттагы сылтамалар буенча күчмәгез. Адрес рәсмигә охшаган булса да, вирус йоктыру куркынычына дучар ителмәс өчен, аңа басмагыз.
Мәгълүматны беренчел чыганактан тикшерегез. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы (nalog.gov.ru) «Минем салым» кушымтасына яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы үз кабинетыгызга керегез. Анда реаль вакыт режимында барлык исәпләүләр һәм бурычлар турында актуаль мәгълүмат чагыла.

- Мәгълүматларны чагыштырыгыз. Әгәр шәхси кабинетта хатта күрсәтелгән бурычлар яки артык түләүләр юк икән, сезгә килгән хәбәр мошенниклык булып санала.
Ясалма фәһем, электрон документлар ничек кенә алга киткән булмасын, шигегез бар икән, иң ышанычлысы - салым инспекциясенә үзегезнең барып кайтуыгыз. Күңелегез дә борчылмас, йокыгыз да тыныч булыр. Резеда Исмәгыйлева