Әлмәттә биш катлы йортның тәрәзәсендә эленеп торган кешене коткардылар
Фаҗига Пушкин урамында була.
Әлмәт телеграм-каналларында Пушкин урамында күп фатирлы йортның бишенче катындагы тәрәзәдә эленеп торган хәлдә ир-ат күренгән видеолар пәйда булды.
Кадрларда ир - атның кулыннан бишенче кат тәрәзәсеннән, ә аягыннан дүртенче кат тәрәзәсеннән тотып торуларын күрәбез. Бервакыт ул кулын тартып ала һәм егыла башлый, ләкин аны дүртенче каттагы кеше тотып кала һәм өйгә тартып кертә.
Ир-атның хәзерге хәле турында хәбәр ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа