Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 10 нчы игезәкләрнең тууы теркәлде

26 майда Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында унынчы игезәкләрнең тууы теркәлде.

Игезәкләр туу - тылсымлы вакыйга, һәр гаилә өчен чын могҗиза. Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык Абдуллиннар Илгизәр Илсур улы һәм Гөлнара Илдар кызы гаиләсендә булды. Бу аларның гаиләсендә беренче һәм икенче балалар. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Әнвәр һәм Аяз дигән исемнәр кушкан.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-бала туу турында таныклыкларны тапшырдылар.

 

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса