17 апрельдән Әлмәт районында 73 табигый янгын булган
Май бәйрәмнәрендә үлән януы турында 18 хәбәр килгән.
Махсус янгынга каршы режим гамәлгә кергәннән бирле Әлмәт районында 73 табигый янгын булган. 1 майдан 10 майга кадәр янгын күзәтчелеге диспетчерлыгына үләннәрнең януы турында 18 хәбәр килгән. 2021 ел вакыйгалары кабатланмасын өчен, янгын күзәтчелеге белгечләре профилактик рейдларга чыга.
- Бездә өстенлекле яклау объектлары бар, анда кешеләр яши: торак пунктлар һәм бакча ширкәтләре. Яз җитү белән бирегә гражданнар килә, шул исәптән даими нигездә яшәүчеләр дә бар, – диде Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Илнур Хаҗиев.
Быел махсус янгынга каршы режим вакытында 73 табигый янгын булган.
Алар барысы да ут белән саксыз эш итүдәнбашлана: ташланган тәмәке төпчеге, үләнгә төшкән шырпы, – дип билгеләп үтте Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов.
Янгын сүндерүчеләр өчен иң кайнар вакыт май бәйрәмнәре булды һәм шулай булып кала. 1 майдан 10 майга кадәр Әлмәт янгын сүндерүчеләре 18 янгынны теркәгән. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган вакытта дүрт бозучыны ачыклаганнар. Аларның һәрберсенә 10-20 мең сум штраф салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа