Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров ЛНРда Татарстан табиблары белән очраштылар

Анда безнең табиблар командировкада.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Раис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ЛНРДА булганда Татарстан табиблары белән очраштылар.

Бөтен илдән ЛНРга җыелган медицина хезмәткәрләренең миссиясе Луганск халык Республикасының балаларына тулы медицина тикшерүе үткәрү. Мондый бурычны ил Президенты Владимир Путин куйды.

Узган елның ноябреннән Татарстан табиблары төркемнәре даими рәвештә Луганск халык Республикасына командировкаларга китә. Бу вакыт эчендә алар 7 000 нән артык балага һәм яшүсмергә профилактик тикшерү үткәрделәр.

Хәзерге вакытта анда Казан һәм Яр Чаллыдан 21 табиб бар. Аларның бурычы-Луганск халык Республикасының Лисичанск һәм Сватовск районы торак пунктларында яшәүче балаларга медицина тикшерүе үткәрү.

Татарстан Премьер-министры Һәм Рәисе администрациясе җитәкчесе табибларга хезмәтләре һәм үзләренә беркетелгән территориядә куелган бурычларны сыйфатлы үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса