2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 17 мең өлкән кеше диспансеризация узган
Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде.
Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган. Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге эш социаль хезмәткәрләр, фельдшерлар тарафыннан оештырыла. Өлкәннәрне медицина тикшерүенә барганчы алдан ук кисәтәләр.
«Әби һәм бабайлар бер көн эчендә диспансеризация узып кайту мөмкинлегенә бик шат. Аларга транспорт эзлисе, юлга акча чыгарасы да юк. Иртән авыл фельдшеры каршы ала, кан басымын үлчи. Шофер машинага утырырга, иминлек каешын каптырырга булыша. Хастаханә ишек төбендә исә медицина персоналы көтеп тора», – дип сөйләде Менделеевскиның «Берег Надежды» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илсөяр Зыятдинова.
Социаль хезмәткәрләр һәм медицина персоналы өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы булырга тырыша.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга диспансеризация «Өлкән буын» федераль проекты нигезендә үткәрелә. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа