Әлмәтлеләр бокс буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады
Ярыш унсигез авырлык категориясендә узды.
10-15 апрельдә Алабуга шәһәрендә 2009-2010 елларда туган егетләр арасында бокс буенча ТР беренчелеге узды.
Татарстан беренчелегендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы, Яшел Үзән, Нурлат, Алабуга, Лениногорск , Азнакай, Урыс, Биектау, Арча, Чистай, Байлар Сабасы, Җәлил , Менделеевск, Минзәлә, Ютазы, Мамадыш, Сарман, Бөгелмә, Югары Ослан, Әлмәттән 193 спортчы катнашты.
Әлмәтнең яшь спортчылары Газимагамедов Шамил, Ломовцев Игорь, Груздев Илья, Дәүләтбаев Әмир 1 алтын, 3 бронза медаль яуладылар.
Үсмерләр тренерлар Р. Р. Низамеев, С. А. Бормотов, Агазарян М.Т., Агазарян Г.М. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Фото: Раджив Низамеев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа