Әлмәттә «Россия чаңгы юллары-2023» экстрим-парк территориясендә узачак
Чара 11 февраль, шимбә көнне узачак.
Әлмәттә 11 февральдә «Россия чаңгы юлы-2023» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Ул экстрим-парк территориясендә узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спорт бәйрәмендә Әлмәт районы мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар һәм спортчылар катнашачак.
10.00 сәгатьтә ГТО комплексы ярышлары старт ала, 10.30 сәгатьтә – «Өченче буын» (50 яшь һәм аннан өлкәнрәк), 11.00 сәгатьтә – «Иң көчле»ләр (16-49 яшь) старт ала.
11.45 сәгатьтә чакырылган кунаклар катнашында тантаналы өлеш узачак. Шулай ук «Чаңгычылар көне» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
12.00 сәгатьтә – массакүләм старт.
12.30 да җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа