Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыклаган

Машина йөртүчеләрне тикшерү бүген иртә белән үтте.

17 апрельдә Әлмәт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү буенча «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Чара аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

Инспекторлар 128 шоферны тикшерә алдылар. Барлыгы 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Биш шофер куркынычсызлык каешлары өчен штраф алды. Бер машинада  техник регламент таләпләренә туры килмәгән тонировка һәм  бер машинада укылмый торган дәүләт теркәү билгесе  ачыкланган.

 

 

Фото: Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса