Әлмәт районында җәяүлене бәрдергәннәр
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.
30 мартта 20.15 сәгатьтә Югары Акташ авылында 1988 елда туган Лифан автомобиле йөртүчесе 1961 елда туган җәяүле хатын-кызга бәрелә, ул юлда була. Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз хастаханәдә вафат була.
Дәүләт автоинспекциясе Әлмәт бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Фото: дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа