Әлмәттә «Бала-төп пассажир» акциясе узды
Акциянең төп максаты: балаларны йөрткәндә махсус җайланмалар кулланып, пассажир балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә өлкәннәр игътибарын җәлеп итү.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан Әлмәттә "Бала-төп пассажир!" акциясе узды.
Акция дәвамында дәүләт автоинспекциясе инспекторлары автомобильчеләрне туктатып, шоферларның үз балаларын ничек йөртүләрен тикшергән. Шофер гына балага үз машинасында куркынычсызлык тәэмин итә ала. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте» учреждениесе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәп мөрәҗәгать иттеләр, бигрәк тә үз балаларын йөрткәндә. Тәртипле пассажирларга «юл хәрәкәте иминлеге» тарафыннан китаплар һәм белешмәләр тапшырылды
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә машина салонында 7 яшьтән кечерәк булган балаларны йөрткәндә тоту җайланмаларыннан мәҗбүри файдалану өндәмәләре белән мөрәҗәгать итә һәм балалар өчен автокреслолар дөрес кулланылган очракта гына саклау функциясен үтәгәнлеген җиткерә.
Фото: "Әлмәт юл хәрәкәте иминлеге"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа