Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Яшәү тәме балаларда

"Тормышның яме, яшәүнең тәме балаларда", дип юкка гына әйтми халкыбыз. Нәниләргә гомер бүләк итү, аларның беренче "әни, әти" сүзләрен ишетү, беренче адым ясау мизгелен күзәтү, беренче уңышларын күрү, тормыш юлларындагы шатлык-куанычлары әти-әниләрне чиксез бәхетле итә. Хисамовлар әнә шундый бәхет ияләре. Әлеге күркәм гаиләдә ике малай тәрбияләнә.

Бүгенге язманың герое - гаилә учагын саклап торучы, җылы карашы, назлы сүзләре белән якыннарының һәр көненә ямь өстәүче, аларны кайгыртучы, изге җанлы ханым, яраткан Әни - Лилия Ягъфәровна. Хәзерге вакытта ул "Елховнефть" идарәсенең 2 нче нефть һәм газ табу цехында оператор булып хезмәт куя. Лилия Хисамованың татар хатын-кызларына гына хас булган сыйфатлары: тыйнаклыгы, әдәпле-әхлаклы, миһербанлы булуы, күңел матурлыгы беренче очрашуда ук күзгә ташланды. Ихлас елмаюы, матур, йомшак сөйләшүе белән ул тирә-яктагыларны үзенә тартып тора. Андый кешеләр белән аралашу, тормыш, рухи кыйммәтләр турында әңгәмә кору, балаларның шатлыкларын уртаклашу җиңел бирелә. Күренеп тора, Лилия ханым Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән җир йөзендәге бөек вазифага - Әни булу бурычына үтә дә җаваплы карый.

- Ике улыбыз безнең таянычыбыз, терәгебез, олы ярдәмчеләребез. Алар белән тормышыбыз түгәрәк. Әти-әни дип өзелеп торалар. Балаларның кечкенә генә уңышларын күрү дә иңнәребезгә канат куя. Тәүфыйклы, шәфкатьле, итагатьле, эшчән итеп тәрбияләүгә иптәшем Илшат белән бар ты- рышлыгыбызны салабыз. Әби-бабалары үрнәгендә дә алар үзләрендә яхшы сыйфатлар булдыра. Без улларыбызның киләчәге өметле, ышанычлы һәм бәхетле булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, - ди Лилия Ягъ- фәровна.
Хисамовлар гаиләсе Лениногорск районының Урмышлы авылында гомер кичерә. Элек-электән халыкта шундый гыйбарә яшәгән: авыл җирендә тәрбияләнгән балалар үз- ләренең хезмәт сөюләре, авырлыклар алдында югалып калмаулары, башлаган гамәлне зур җаваплылык белән ахырына җиткерергә омтылу- лары, ихтыяр көченең нык булуы белән аерылып торалар. Эльвир белән Ил- назга да әлеге сыйфатлар хас. Йорт тирә- сендәге барлык эш- ләрдә дә алар - гаилә башлыкларының беренче ярдәмчеләре. Укудан бушаган арада икесе дә әти-әниләренә булышудан тайчанмыйлар. Җәй- ләрен бабалары ясап биргән трактор белән Эльвир печән чабып ташый. Ул - хәзер Әлмәт политехник техникумының беренче курс сту- денты. Илназ Урмышлы мәктәбендә 7 нче сыйныфта укый.
- Без һәммәбез дә "әни" дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз, аларны хөрмәт итәбез. Бу безнең ерак буыннардан килә. Балалар да ихтирамлы. Эшемә сөенеп барам, йортыбызга ашкынып кайтам. Шушы бәхет түгелме? - ди Лилия Ягъфәровна. Уңган хуҗабикәнең табыннары һәрчак мул, йорт эчендә чисталык хөкем сөрә. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә, бакчада эшләргә ярата ул. Көз айларында исә кышкылыкка тәмләткечләр, салатлар, вареньелар әзерләү белән мәшгуль була. Монысы аның иң яраткан эше.
Хезмәт урынында да Лилия Хисамова үз бурычын җиренә җиткереп башкаруы, төгәл, пөхтә булуы белән аерылып тора. "Елховнефть" ида- рәсендә эшләве белән ул чиксез горурлана.
Күркәм гаиләләр белән аралашкач, ныклы киләчәгебез өчен куанып куясың. Шөкер, арабызда Хисамовларныкы кебек башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр күп. Лилия ханым сүзләре белән әйтсәк, "балалар да әти-әниләре үрнәгендә матур тормыш юлы узсын һәм бәхет кызыл җеп булып буыннардан-буыннарга су- зылып барсын иде".
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса