17 октябрь – сәламәтлегебез сагында торучы участок терапевтлары көне. Алар авыруларны беренче булып каршы алалар, игътибар белән тыңлыйлар һәм дәвалау билгелиләр. Әлеге уңайдан авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларында хезмәт куючыларның эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Районда яшәүчеләрнең сәламәтлеге турыдан-туры аларның һөнәри осталыгына бәйле.
ФАП
ФАП – хәзерге заманның бөтен таләпләренә туры килгән, кирәкле җиһазлар һәм квалификацияле медицина кадрлары белән комплектлаштырылган медицина учреждениесе. Авыл кешеләренә табиб ярдәмен уңайлы һәм санитар нормаларга яраклаштырылган заманча шартларда алырга мөмкинлек бирә торган урын.
Шушы көннәрдә без Югары Мактама фельдшер-акушерлык пунктында булып кайттык. Биредә 1300 кешегә хезмәт күрсәтелә. Балалар саны – 260. ФАП мөдире булып Галипова Резеда Наил кызы эшли. Менә инде 47 ел ул медпункт белән җитәкчелек итә. Тагын бер югары квалификацияле белгеч – Алсу Фоат кызы Әбүнәгыймова исә акушер булып 40 елга якын хезмәт куя. Җыештыручы Гөлнур Самат кызы Нургалиева 2002 елдан бирле үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара.

Резеда Галипова билгеләп узганча, ФАПта кабул итүләр даими уздырыла, беренче ярдәм күрсәтелә, прививкалар, уколлар вакытында ясала.
– Компьютер аша кешеләрне участок терапевты, медицина белгечләре кабул итүләренә язабыз. Әллә кая барып йөрисе юк – диспансерлаштыру да шушында – ФАП бинасында үткәрелә. Алай гына да түгел, анализга кан һәм онкоцитологиягә мазоклар алу, электрокардиограмма ясау мөмкинлекләре дә тудырылган.
Мөмкинлекләр тудырылган
2021 елда ФАПка «Лада Ларгус» автомобилен биргәннәр иде. Шул рәвешле анализлар лабораториягә алынган көнендә үк илтеп тапшырыла. Йөрәк, , шикәр авырулары булган һәм учетка куелган пациентлар даими тикшерү һәм дәвалану узалар.
Ай саен медпунктка табиб-терапевтлар, педиатрлар, гинекологлар килеп торалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, олы яшьтәге әби-бабайлар да күзәтү астында.
Аннан соң бүгенге көндә гипертония белән учетта торучылар өчен махсус программа эшли башлады, аның кысаларында дистанция мониторингы белән эшли торган кан басымы аппаратларын халыкка тараттык.
Без аларны да контрольдә тотабыз. Эшләребез чиксез күп – барысын да тырышып, җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Хәзер менә сезонлы грипп чоры башланды – без халыкка прививкалар ясый башладык.

Бер генә учреждение дә игътибардан читтә калмый. Үзегез беләсез, бездә ит комбинаты да бар бит әле, анда эшләүчеләргә түләмәгә, котыруга, ящурга каршы прививкалар да ясыйбыз, – дип ФАП эшчәнлеге белән таныштырып узды Резеда Наил кызы.
Резеда Гарипова
Ярты гасырга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлаган фельдшерның эшчәнлеге генә түгел, тормышы да, хезмәтенең беренче еллары ничек узганлыгы да бик кызыксындырды безне.
– Мин үзем Яңа Кәшер авылында туып үстем. 1979 елны Бөгелмә медучилищесын тәмамлаганнан соң юллама буенча Югары Мактамага эшкә җибәрделәр. Башта бер елга акушерка итеп билгеләделәр, аннан инде мөдир итеп куйдылар. Эшли башлаган елларны гел искә алам. Ул вакытта медпункт щитовой йортта урнашкан иде.

Миңа 19 яшь кенә. Әле ул чорда бинаны мич ягып җылытабыз, шприцларны су белән кайнатабыз, кул белән чистартабыз, кышкы чорда стерилизаторлар туңа, су юк – аны ташыйбыз. Иң авыры – телефон булмау. Авылга бер телефон, ә без гел чакырулы. Төрле хәлләр була бит, ярдәм тиз кирәк. Аннан булды инде телефон.
Кышкы чорда юлларны буран каплый, шәһәрдән ашыгыч ярдәм машинасы авылга кадәр килеп җитә алмый, шундый ситуацияләрдә дә тиз һәм оператив эшләргә тырыштык. Шуны да әйтәсем килә - машиналары булган авыл кешеләре ярдәмнәреннән калдырмадылар, кирәк чакта гел булыштылар, рәхмәт.

Төн уртасында чыгып китүләр, авырулар караваты янында үткән йокысыз төннәр, борчылулар... Кешеләргә ярдәм итә алуыңнан күңелеңдә туган шатлык хисләре, чиксез сөенүләр... Гомумән, катлаулы вакытлар, ләкин шуңа да карамастан ул елларны мин бик сагынып искә алам. Мин нәкъ менә шул чорда белгеч буларак та зур тәҗрибә тупладым, төгәл диагнозлар куя алуыма да куана идем.
Бер ел эшләгәннән соң Югары Мактама авылы егетенә кияүгә чыктым. Аллага шөкер, бик яхшы кеше булып чыкты, хезмәтемне аңлап, гел ярдәм итеп торды. Төнлә чакыруларга минем белән бергә йөрде. Аның белән ике бала үстердек, бергәләп йорт салып кердек, умартачылык белән дә хәзер бергә шөгыльләнәбез. Аннан авылның мәдәни тормышында да актив катнашам, биергә яратам, МХО дагы егетләребезгә дә ярдәм әзерләргә булышам әле, – диде Резеда ханым әңгәмәбез азагында.
Һөнәри бәйрәм
- Резеда Галипованы һәм аның хезмәттәшләрен, районның барлык хөрмәтле терапевтларын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз, барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез. Резеда Исмәгыйлева. Фото шәхси архивтан
