Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Уяу булыгыз: ТУБЕРКУЛЕЗ!

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Әлеге авыру дөньяда иң җитди проблемаларның берсе булып тора.

Әлмәт районында да хәл киеренке. 2021 ел белән чагыштырганда туберкулез белән беренче тапкыр авыручылар саны артты: 2021 елгы күрсәткеч 40 пациент тәшкил итсә, 2022 елда - 65 кеше.

Бүген үпкә авыруы белән тәртипсез тормыш алып баручылар гына авырый дигән сүз дөрес түгел. Авыру җенескә дә, хәтта вазифага да карамый. Бары тик кешенең иммунитетыннан һәм яшәү рәвешеннән тора.

 

Туберкулез сөйләшкән, ютәлләгән, төчкергән вакытта авырудан сәламәт кешегә күчәргә мөмкин. Туберкулез микробактерияләре - «кох таякчыклары» урам тузанында 10-12 айга кадәр, китап битләрендә - өч айга кадәр, суда биш айга хәтле саклана икән.

 

Авыруның беренче билгеләре арасында - озакка сузылган коры яки юеш йөткерү (3 атнадан артык), аппетит начараю, сәбәпсез тән авырлыгы кимү, хәлсезлек, тирләү (бигрәк тә төнлә), вакыт-вакыт тән температурасының күтәрелүе.

Туберкулезны башлангыч стадияләрендә ачыклауның бердәнбер ысулы - флюорографик (яки рентгенологик) һәм бактериологик тикшеренү.

 

Ел саен флюорографик тикшерүләр узу - үпкә туберкулезын һәм күкрәк читлеге органнарының башка авыруларын ачыклауның ышанычлы һәм куркынычсыз чарасы.

 

Мәкерле авыруга каршы көрәшне һәрбер кеше үзеннән башларга тиеш. Профилактика ысуллары гади. Беренчедән, йөткерүче, төчкерүче кешеләр янында якын тормаска кирәк. Әгәр дә бу котылгысыз булса (мәсәлән, туберкулез белән авыручы белән бер түбә астында яшисез), бүлмәләрегезне еш җилләтеп, җыештыру зарур. Авыру билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итегез. Тиешле вакытта флюорография үтегез. Иммунитетны ныгыту да мөһим: ешрак саф һавада йөрү, физкультура белән шөгыльләнү, тулыкыйммәтле туклану файдалы. Шулай ук табиблар хроник авыруларны контрольдә тотарга, белгечләрдә вакытында күзәтелергә киңәш итә.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса