Аның кысаларында әлеге вакыт аралыгында табиблар катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, матбугат конференцияләре оештырылачак.
Кичә 3 нче поликлиникада артык авырлык һәм аны кисәтү, симерү китереп чыгарган авырулар темасына сәламәтлек мәктәбе дәресләре булып үтте. Пәнҗешәмбе, 4 апрель көнне 9 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсендә халык өчен акция үткәрелә. Теләкләре булганнар биредә кан басымын үлчәтә, глюкоза һәм холестеринга кан анализы ясата ала. Шулай ук терапевттан консультация алырга мөмкин.
Фото Интернеттан алынды