Җәмгыять

Әлмәтнең үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

Чараны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды.

Коръән сүрәләрен яттан белү һәм кагыйдә буенча изге китаптан аятьләр уку - бәйгенең төп шарты. Нәтиҗәдә, 65 кеше арасыннан 1 нче урынга Елховойдан Гөлфия Фәтхетдинова лаек булды. 2 нче урынга Әлмәттән Язилә Гәрәева, 3 нчегә Нәдердән Суфия Кәримова чыкты. Җиңүчеләр дипломнар һәм дини әдәбият белән бүләкләнде. Чарада катнашучы һәркемгә шулай ук дини китаплар тапшырдылар.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан