Владимир Жириновскийга һәйкәл куйганнар [+ФОТО]
Җәмгыять

Владимир Жириновскийга һәйкәл куйганнар [+ФОТО]

Өч метрлы бронза һәйкәл ЛДПР партиясе аппараты бинасы тирәсенә урнаштырылган. Аны Россия Империясенең "Боже, царя храни" дигән гимны астында ачканнар. Әлеге һәйкәл Жириновскиның 25 апрельдә булачак 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә куелган.

- ЛДПРның эшләре бронзадан коелган! - дигән партия җитәкчесе сокланып үзенең һәйкәленә карап торганнан соң. - Беркайчан да минем хөрмәткә багышланган скульптура турында уйлаганым юк иде. Ә хәзер 11 апрель әлеге тантана белән кешеләр күңелендә калыр. Әйе, кешеләр бәйрәм тели, - дип яза "Комсомольска правда" Жириновскиның дулкынланудан әйткән сүзләрен.

http://shahrikazan.com/