Әлмәттә яңа уникаль арт-объект барлыкка киләчәк
Тиздән нефть шәһәрендә «Әлмәт нардлары» дип аталган яңа уникаль арт-объект булдырыла.
Санкт-Петербург рәссамнары Xeato һәм Dusto аны Хөкем йорты янындагы мәйданчыкта ясый башлаган. Безнең шәһәрдә мурал беренче тапкыр бина диварында түгел, ә брусчаткада булачак.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кураторы Полина Ёж аңлатып узганча, быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, проект сезоны соң башланган һәм «Әлмәт нардлары» - арт-объектлар сериясеннән беренчесе. Ә аның идеясе 2020 елның тарихи вакыйгаларына турыдан-туры бәйле. Арт-программаны тикшерү барышында нардларның Татарстанда бик популяр булуы ачыкланган. Әлеге уен тынычлык урнаштыру системасы буларак уйланыла, шулай ук социаль дистанция темасына фикер йөртергә мәҗбүр итәчәк.
Арт-объект 4 октябрьдә танылган Татарстан хореографы, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла перформансы белән ачылачак. Алар Әлмәт биючеләре белән бергә социаль дистанция турында сөйләүче тамаша күрсәтәчәкләр.
Моннан тыш, Полина Ёж хәбәр иткәнчә, быел «Татнефть» компаниясе җирле сәнгать берләшмәсен үстерүгә басым ясый. Бу максаттан «Алтын алмалар турында әкиятләр» кысаларында октябрьдән декабрьгә кадәр «Город после» белем бирү проект лабораторияләре – мәктәбе гамәлгә ашырылачак. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш рәссамнары яңа күнекмәләр үзләштереп, аларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак. Укыту онлайн һәм офлайн форматта бушлай булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа