23 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
24 сентябрьгә синоптиклар ниләр фаразлый?
-
Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курсларына укучылар кабул ителә
1-нче октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 74 очрагы теркәлгән
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
-
Казан белән Истанбул арасында өстәмә авиарейс ачыла
Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә башкарыла.
-
Татарстанда 2021 елдан хезмәт ветераннарына һәм ятим балаларга түләүләр күләме арта
Карарның үтәлешен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тотачак.
-
Казанда кардиологлар конгрессында ун меңләп табиб катнашыр дип көтелә
Чараны Россия табиблары онлайн карый алачак.
-
Сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен Татарстанга 1,8 млрд сум бүлеп бирелә
2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә Россия бюджеты хисабыннан ай саен 5 мең сум акча түлиләр.
-
Авариядә имгәнгән 25 яшьлек Әлмәтлене Казан хастаханәсенә вертолетта илткәннәр
25 яшьлек кыз 9 сентябрьдә юл һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган.
-
Татарстанда яшәүче бер сумга Комида фатир сата
Торак хуҗасы кирәкмәгәнгә күрә фатирдан арынырга тели.
-
Авиа-сәфәрдән соң лаборатория тикшеренүен узмаганнарны штраф көтә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга сәяхәттән соң өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга тәкъдим итә.
-
23 сентябрьгә Татарстанда 21 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Шуларның 1се – читтән кертелгән, 20се – элемтәле.
-
Әлмәттә яр буе зоналарын җыештыру дәвам итә
Ул «Россия сулары» Бөтенроссия акциясе кысаларында уза. Акция октябрьдә тәмамланачак.
-
Әлмәт укытучысы - Татарстанның иң яхшы укытучылары арасында
Татарстанда “Россия ел укытучысы — 2020” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре билгеле булды.
-
Әлмәттә мәктәп ашханәләре яңа менюга күчәргә мөмкин
Әлегә мондый күчеш башлангыч мәктәп укучылары өчен генә гамәлгә ашырыла.
-
Әлмәттә яңа уникаль арт-объект барлыкка киләчәк
Тиздән нефть шәһәрендә «Әлмәт нардлары» дип аталган яңа уникаль арт-объект булдырыла.