Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңайлыклар елдан-ел арта

Менә җәй - төзекләндерү эшләрен алып бару өчен уңай булган чор да артта калды. Хәзер "чебиләрне" санасаң да була.

15 сентябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов җитәкчелегендәге комиссия ТОСМСларның башкарган эшләренә нәтиҗә ясау һәм бәя бирү өчен территорияләрне карап йөрдеҺәрвакыттагыча, сәяхәт 1 нче ТОСМСтан башланды. Комиссияне җирле үзидарә Советының баш предприятиесе булган УК "Система-Сервис" ҖЧҖ җитәкчесе М.М.Җәләтов үзе каршы алды. Территориядә башкарылган эшләр күз алдында. Биредә яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәеп итү буенча да максатчан эш алып барыла. Нефтьчеләр көче белән биредәге корт өр-яңадан ясалган, өслек, бортлар алыштырылган. Сәламәтләндерү комплексында да ремонт бара. Тәрәзәләр, идәннәр алыштырылган инде. Эшләрне сентябрь азагына тәмамлау күздә тотыла. Кирәкле җиһазлар белән баш предприятие ел саен тәэмин итеп тора. ТОСМС бинасы да яңартылган, участковой бүлмәсендә барлык шартлар тудырылган. Быел "Татнефть" ААҖ УК "Система-Сервис" ҖЧҖгә 1 миллион 300 мең сум акча бүлеп биргән. Әлеге акчага Шевченко урамындагы 102 нче йорт ишегалды төзек-ләндерелгән. Тротуарлар, отмоскалар, машина кую өчен "кесә"ләр ясалган. Коляскада йөрүче инвалид- лар турында да онытылмаган. В.И.Самойлов ишегал- лары менә шундый булырга тиеш дип белдерде. 102 нче йортка 2009 елда капиталь ремонт ясалган булган. Йорт белән ишегалды бер-берсен тулыландырып тора. Микрорайонда хәзер нибары Шевченко урамындагы 100 нче йорт ишегал- дын гына төзекләндерәсе калган.
23 а ТОСМСының баш предприятиесе - "Торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте департаменты" МУ. Быел "12 нче ЖЭУ" территориясендә балаларга уен элементлары сатып алып куелган. Барлык уен мәйданчыкларына да ком китерелгән. Әлеге идарәче компания директоры Р.Н.Камалова төзекләндерү эшләрен үз көчләре белән башкаруын җиткерде. Барлык эшләргә компания агымдагы елда 272 мең сум акча тоткан.
23 нче ТОСМСның баш предприятиесе "АПМК-23" ЯАҖ әлегә җирле үзидарә Советы мөдирен һәм яшүсмерләр клубын тотудан тыш микрорайонда әллә ни күләмле эшләр башкармый. Быел ул 24 нче мәктәпнең баскыч тирәсен тәртипкә китерүдә булышлык күрсәткән. Депутат В.М.Чичковның изгелеген бәян итмичә булмый - ул өлеш чыгарган суммага Шевченко урамындагы 144 нче йорт яныннан урамның икенче ягына чыгу өчен юл ясалган. Ниһаять, укучылар да, балалар бакчаларына ашыгучылар да тротуардан йөри.
16 нчы ТОСМС та (баш предприятиесе "АУТТ-3" ҖЧҖ) Ленин урамындагы 104 б, Төзүчеләр проспектындагы 20, 20 а, 20 б, 22, Гафиятуллин урамындагы 29 а, 29 б йортлары янындагы юлларга ремонт ясаган. Ленин урамындагы 106 нчы йорт янында шәхси машиналар кую өчен ясаган "кесә"нең генә тигезлеге сакланмаган, күрәсең. Чөнки анда яңгырдан соң күлдәвек хасил булган иде. Бу һәм башка башкарылган эшләр бер миллион сумлык булган. Әлеге ТОСМСта күңелне әрнетерлек күренешкә дә тап булдык. Балалар мәйданчыгы янында куелган фонарьларның икесен дә ватканнар.
16 а ТОСМСында төзек-ләндерү эшләре алып баруга баш предприятие "Нефтегаз" ҖЧҖгә агымдагы елда 600 мең сум акча бүлеп бирелгән. Биредә эшләр отчет җыелышында яшәүчеләр белдергән гозерләр буенча планлашты- рылган. Квартал эчендәге чокырлы юллар ямалган, Ленин урамындагы 116 нчы йорт янында җәяүлеләргә асфальт юл салынган.
2 нче ТОСМС биләмәсе шулай ук баш предприятиесе УК "ТМС групп" ҖЧҖ тырышлыгы белән елдан-ел матурая бара. Шунысын да искәртәсе килә, бу - иң зур микрорайоннарның берсе. ТОСМС бинасы, участковой кабинеты кирәкле барлык әйберләр белән җиһазланган. Өстәллә-рендә "Әлмәт таңнары"ның төпләмәсен күрү куанычлы булды. "Татнефть" тарафыннан территорияне төзекләндерүгә быел 1,5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчага Гафиятуллин урамындагы 7, 13, 15, 27 Төзүчеләр проспектындагы 23, Тынычлык урамындагы 15, 17, 29, 33, 19, 13, Нефтьчеләр урамындагы 39 нчы йортлар ишегалдындагы чокырлы юллар, барлыгы 1788 квадрат метр мәйдан ремонтланган. "Метеор" яшүсмерләр клубы да алдынгы, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр буларак билгеле.
В.И.Самойлов 12 нче ТОСМСның баш предприятиесе - "Радиоприбор" заводы адресына да җылы сүзләрен җиткерде. Алар кыенлыклар кичерүгә дә карамастан, үзләренә беркетелгән территорияне чисталыкта тотуда, балалар мәйданчыкларын, ишегалларын төзекләндерүдә өлеш кертәләр. Комиссия әгъзаларын үләннәре чабылган, кече архитектура формалары буялган ишегаллары каршы алды.
УК "ТН-Энергосервис" ҖЧҖ быел 12 а ТОСМСы биләмәләренә 500 мең сум акча тоткан. Баш предприятие тарафыннан Гафия- туллин урамындагы 4 нче йорт тирәсендәге юлларга асфальт җәелгән, кече архитектура формалары урнаштырылган.
5 нче ТОСМС территориясенең баш предприятиесе вазифасына язын "Таттелеком" ААҖ алынды. Алар тырышлыгы белән быел Җәлил урамындагы 41 а йорты янында балалар спорт шәһәрчеге ачылды. "УКЖД "Новация" ҖЧҖ белән берлектә территорияне төзекләндерү, шул исәптән агачлар кисү, бордюрлар, отмоскалар ясау буенча сизелерлек эш башкарылган.
17 нче мәктәпне "Торба заводы" ААҖдән (8 нче ТОСМС) башка күз алдына да китереп булмый. Быел да төп ярдәм әлеге уку йортына күрсәтелгән. Шулай ук ятим, инвалид, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаилә балаларын Биләргә алып бару оештырылган. ТОСМС бинасы, җирле үзидарә Советы каршындагы хоккей тартмачыгы да балалардан бушап тормый. Квартал эчләрен төзекләндерүгә дә чыгымнар түгелә. Быел башкарылган барлык эшләр 1 миллион сумлык булган.
Янәшәдәге 8 а ТОСМС-ының баш предприятиесе УПТЖ ППДга "Татнефть" ААҖ тарафыннан 500 мең сум акча каралган булган. Әлеге суммага Җәлил урамындагы 13, 17, Шевченко урамындагы 58, 60, 62, 64, 66, Заслонов урамындагы 2 нче йортлар янындагы чокырлы юллар ремонтла- нып, асфальт җәелгән.
9 нчы ТОСМСның баш предприятиесе "Татойлгаз" ААҖ быел Лермонтов урамындагы 45 һәм 53 нче йортлар янындагы отмоскаларны торгызып, асфальт җәю һәм башка төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Әлеге чараларга 500 мең сум акча үзләштерелгән.
9 б ТОСМСы да ("Әлмәтнефть" идарәсе) җирле үзидарәләр арасында алдынгылардан исәп- ләнә. Агымдагы елда "Әлмәтнефть" идарәсенә 1 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчага шәһәр паркындагы Дан аллеясы каршында газоннар ясалган һәм су сиптерү җайланмасы урнаштырылган, Ленин урамында 11 төп чыршы утыртылган, парктагы атлар өчен ике вольер булдырылган.
9 а ТОСМСының баш предприятиесе "Татнефть-Химсервис" ҖЧҖ быел да төзекләндерү эшләрендә активлык күрсәткән. Алар Радищев урамындагы 59, Тимирязев урамындагы 38, Киров урамындагы 32 нче йортларның ишегалларына асфальт җәйгән, коймаларны буяган, Тимирязев урамындагы 34 һәм 36 нчы йортлар янындагы чокырлы юлларны ремонтлаган һәм башкалар. Бу эшләргә 700 мең сум үзләштерелгән.
6 нчы ТОСМС территориясе Р.Фәхретдин, Радищев, Шевченко, Киров урамнары белән чикләнгән. Баш предприятие булган "Ямаш- нефть" идарәсенә быел "Татнефть" компаниясеннән 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу сумма Шевченко урамындагы 1 нче йорт каршындагы юлга асфальт җәюгә киткән. Идарә үзе дә өлеш чыгарган. Нәтиҗәдә агымдагы елда яшүсмерләр клубы болдырына ремонт ясау, беседка, спорт корылмаларын һәм башка кече формаларны тәртипкә китерү, корыган агачларны кисү, Космонавтика елы хөрмәтенә баннер урнаштыру мөмкин булган. ТОСМС составындагы башка предприятиеләр дә төзекләндерүдә катнашкан.
10 нчы ТОСМСның баш предприятиесе - "СМП-Нефтегаз" ААҖ. Быел алар "Менеджер" мәктәбенә зур ярдәм күрсәткәннәр. Шулай ук 4 нче мәктәптә дә ике кабинет җиһазлана. Җәй башында комиссия килгәндә Промышленная урамындагы 2 б йорты янында җир казыйлар иде. Бу юлы монда комиссия әгъзаларын чәчәкләр каршылады. ТОСМС бинасын- да ремонт бара. Участковой кабинеты җиһазланган, яшүсмерләр клубы да ярдәм тоеп яши.
19 нчы ТОСМСта да ("СЗМН" ААҖ АРНУ) быел үзгәрешләр сизелә - җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчага Әлмәт шәһәр юллары идарәсе еллар буе ремонт күрмәгән Геофизика урамындагы 15 нче йорт каршында юл ясаган. Биредә яшәүчеләр подъездга илтә торган тротуарларны да ясауларын сорады.
Ә Түбән Мактама (14 нче ТОСМС) көннән-көн үзгәрә, матурлана, төзекләнә бара. Быел гына да башкарылган эшне санап бетерерлек түгел: 1 нче зират чүп-чардан, карт агачлардан арындырылган, дренаж канализациясе чистартылган, 8 урамга асфальт җәелгән, чокырлы юллар ремонтланган, кайбер урамнарда юл-урам челтәре норматив торышка китерелгән, экология бистәсендә газүткәргеч уздыру эше төгәлләнгән, урамнарны яктырткычлар белән тәэмин итү дә ахырына якынлашкан һәм башкалар. Инвесторлар өлеш чыгарган акчаларга алты урамга асфальт-бетон өслек салынган, Садовая урамындагы 21 нче йорт ишегалды төзек-ләндерелгән. Мактамалы- ларны алда да куанычлы үзгәрешләр көтә.
Карап йөрүләргә нәтиҗә ясап, В.И.Самойлов күпчелек ТОСМСлар тарафын- нан күп эшләнүен ассызыклады, үзгәрешләргә бәя бирде.
И.Апачаева.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса